В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Табиблар җәмәгать урыннарына 1662 тапкыр чыкты.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июнь). Узган атнада, 21-27 июньдә, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 8282 чакыру үтәде, шул исәптән 1662 – җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакыру, 7368, төрле авырулар буенча башкарылган. Алардан 182 чакыруга баш миенең кан әйләнеше бозылуы, ә 32 чыгуга кискен миокард инфарктлары сәбәп булган. Бала табу очракларына табиблар 93 тапкыр чыккан.
Бәхетсезлек очракларына медицина хезмәткәрләрен 821 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 32 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килгән. Аварияләрдә 34 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 17 зыян күрүчене китергәннәр. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм 10 чакыруны янгын урыннарына үтәде, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау оешмасында.