В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
172 шалтыратуга мидәге кан әйләнеше бозылу очраклары сәбәп булган, 61 шалтыратуга – миокард инфаркты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче февраль). 18-нче февральдән 24-нче февральгә кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 8530 чакыру килгән, 1165 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 6830 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 61 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 172 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 77 чакыру килгән.
886 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 32 тапкыр чакыртылганнар, аларда 25 кеше зыян күргән, 12 кеше хастаханәгә озатылган. Янгын очракларына табиблар 11 тапкыр чакыртылган, биредә 3 кеше зыян күргән.
Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 22-гә кимегән. Бала табу очракларына (11-гә) арткан. Юл-транспорт һәлакәтләре (10-га), янгыннар (3-кә) белән бәйле чакырулар саны кимегән, дип хәбәр итә “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.