В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган атна белән чагыштырганда, чакырулар саны 27-гә арткан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче октябрь). 24-нче сентябрьдән 1-нче октябрьгә кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 7652 чакыру килгән, 1222 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 6015 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 64 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 184 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 103 чакыру килгән.
918 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 59 тапкыр чакыртылганнар, аларда 55 кеше зыян күргән, 29 кеше хастаханәгә озатылган, бер кеше һәлак булган. Янгын очракларына табиблар 16 тапкыр чакыртылган, биредә 5 кеше зыян күргән, 2 кеше үлгән.
Узгшан атна белән чагыштырганда, чакырулар саны 27-гә арткан. Юл-транспорт һәлакәтләренә чакыртулар саны 7-гә арткан, миокард инфарктына – 9-га, янгыннарга – 2-гә, бала табу очракларына – 5-кә. Чакырулар саны кимегән: мидәге кан әйләнеше бозылу – 14-кә. Җәмәгатҗ урыннарына чакырулар саны 183-кә кимегән, дип хәбәр итә “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.