В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәхетсезлек очракларына медикларны 1046 тапкыр чакырганнар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август). 13-нче августтан 19-нчы августка кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 7195 чакыру килгән, 1461 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 5474 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 59 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 178 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 90чакыру килгән.
1046 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 57 тапкыр чакыртылганнар, аларда 59 кеше зыян күргән, 33 кеше хастаханәгә озатылган. Янгын очракларына табиблар 15 тапкыр чакыртылган, биредә 1 кеше зыян күргән.
Узган атна белән чагыштырганда, чакырулар саны 25-кә арткан. Юл-транспорт һәлакәтләре белән бәйле чакырулар 13-кә арткан, янгыннар белән бәйле чакырулар – 1-гә. Инфаркт миокарды белән бәйле чакырулар саны 3-кә арткан, мидәге кан әйләнеше белән бәйле чакырулар – 16-га, бала табу очракларына – 4-кә. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 8-гә кимегән, дип хәбәр итә “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.