940 шалтырату җәмәгать урыннарыннан килгән.
Фото: Марат Мугинов
Иң күп чакырулар, 6916, төрле авырулар буенча башкарылган. Алардан 153 чакыруга баш миенең кан әйләнеше бозылуы, ә 41 кискен миокард инфарктлары сәбәп булган. Бала табу очракларына табиблар 80 тапкыр чыккан.
Бәхетсез очракларга медикларны 606 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 45 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыныннан килгән. Аварияләрдә 51 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 30 зыян күрүчене китергәннәр, берсе һәлак булган. Моннан тыш, 9 чакыруны янгын булган урыннарга үтәде, аларда 2 кеше зыян күрде, бер кеше һәлак булды, дип хәбәр итә Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.