В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны кимегән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче гыйнвар). 15 гыйнвардан 21 гыйнварга кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 7 мең 995 чакыру килгән. Аларның саны, узган атна белән чагыштырганда, 236-га кимегән.
1013чакыру җәмәгать урыннарына бару белән бәйле. Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 5335 казанлы мөрәҗәгать иткән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 71 чакыру килгән. Һәлакәтләр урынына 41 тапкыр барырга туры килгән.
Атна эчендә юл-транспорт һәлакәте очракларына 3 шалтырату кабул ителгән, көчле миокард инфаркты буенча – 8 чакыру, 45 очрак - мидәге кан әйләнеше бозылу буенча, дип хәбәр итә “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.