В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
7-нче сентябрьдән 13-нче сентябрьгә кадәр табиблар 7170 чакыру үтәделәр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче сентябрь). Узган атнада, 7-13-нче сентябрьдә, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 7170 чакыру үтәде, шул исәптән 1165 чакыру җәмәгать урыннарыннан килде.
Иң күп чакырулар, 6284, төрле авыруларга бәйле үтәлгән. Шул исәптән 164 чыгуга баш мие кан әйләнешенең кискен бозылулары, ә 59 чакыруга көчле миокард инфарктлары сәбәп булды. Бала табу очракларына табиблар 97 тапкыр чыктылар.
Бәхетсезлек очракларына табибларны 789 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 64 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килгән. Һәлакәтләрдә 67 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 40 зыян күрүчене китергәннәр, 1 кеше һәлак булган. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм 11 чакыруны янгын урыннарына үтәгән, аларда 4 кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау оешмасында.