29-нчы апрельдән 5-нче майга кадәр табиблар 7,4 меңнән артык чакыру буенча хезмәт күрсәттеләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы май). Узган атна эчендә, 29-нчы апрельдән 5-нче майга кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 7492 чакыру үтәде, шул исәптән 1226 чакыру – җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакырулар, 5839, төрле авырулар буенча башкарылган. Шулардан 170 очракка баш мие кан әйләнешенең кискен бозылулары сәбәп булган, ә 52 чыгышка – көчле миокард инфарктлары. Бала табуларга табиблар 92 тапкыр чыкканнар.
Табиблар бәхетсезлек очракларына 923 тапкыр шалтырату кабул иткән, шуларның 28-е юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килгән. Аварияләрдә 23 кеше зыян күргән, хастаханәләргә 15 кеше озатылган, бер кеше һәлак булган. Моннан тыш, 16 чакыруны ашыгыч ярдәм янгын булган урыннарга үтәде, дип хәбәр итә «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау оешмасы.