Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 5271 казанлы мөрәҗәгать иткән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август). 29-нчы июльдән 4-нче августка кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 6819 чакыру килгән, 1148 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 5271 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 53 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 191 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 80 чакыру килгән.
894 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 51 тапкыр чакыртылганнар, аларда 47 кеше зыян күргән, 20 кеше хастаханәгә озатылган, берсе үлгән. Янгын очракларына табиблар 18 тапкыр чакыртылган, дип хәбәр итә «Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.