735 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче июль). Узган атнада, 13-нче июльдән 19-нчы июльгә кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәменә 6740 чакыру килгән, шул исәптән 1060 чакыру җәмәгать урыннарына башкарылган.
Иң күп чакыру, 5928, төрле авырулар уңаеннан башкарылган. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 43 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 135 очрак теркәлгән. Бала табу очракларына табиблар 77 тапкыр барганнар.
735 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 40 тапкыр чакыртылганнар. Һәлакәтләрдә 40 кеше зыян күргән, 20 зыян күрүчене дәвалау учреждениеләренә озатканнар. Янгын очракларына табиблар 16 тапкыр чакыртылган, аларда 3 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә «Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.