Атана дәвамында Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтен 7624 тапкыр чакыртканнар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче сентябрь). 16-нчы сентябрьдән 22-нче сентябрьгә кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 7624 чакыру килгән, 1233 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 5947 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 59 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 191 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 76 чакыру килгән.
914 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 55 тапкыр чакыртылганнар, аларда 54 кеше зыян күргән, 29 кеше хастаханәгә озатылган, 2 кеше үлгән. Янгын очракларына табиблар 7 тапкыр чакыртылган, аларда 1 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә «Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.