В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Атна эчендә медикларны барлыгы 7651 тапкыр чакырганнар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы октябрь). 22-нче октябрьдән 28-нче октябрьгә кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 7651 чакыру килгән, 1278 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 5925 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 53 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 190 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 71 чакыру килгән.
983 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 57 тапкыр чакыртылганнар, аларда 36 кеше зыян күргән. Янгын очракларына табиблар 18 тапкыр чакыртылган, биредә 2 кеше зыян күргән
Узган атна белән чагыштырганда, чакырулар саны 137-гә кимегән. Янгын һәм бала табу очракларына чакырулар саны 4-кә арткан. Чакырулар саны мидәге кан әйләнеше бозылу уңаеннан 10-га кимегән, юл-транспорт һәлакәтләре һәм миокард инфаркты сәбәпле – 5-кә. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 62-гә кимегән, дип хәбәр итә “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.