7 - 13-нче октябрь көннәрендә табиблар 7807 чакыру буенча хезмәт күрсәттеләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче октябрь). Узган атнада, 7-нче октябрьдән 13-енә кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 7807 чакыру үтәде, шул исәптән 1281 чакыру - җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакырулар, 6079, төрле авырулар буенча булды. Алар арасында 189 чакыруга баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары, ә 53 чыгуга – көчле миокард инфарктлары сәбәп булды. Бала табу очракларына табиблар 69 тапкыр чыктылар.
Бәхетсезлек очракларына табибларны 962 тапкыр чакырдылар, шуларның 52-се юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килде. Аварияләрдә 52 кеше зыян күрде, хастаханәләргә 30 зыян күрүче тапшырылды, 2 кеше һәлак булды. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм 7 чакыруны янгын урыннарына үтәде, аларда 3 кеше зыян күрде, дип хәбәр иттеләр «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесендә.