4-нче ноябрьдән 10-нче ноябрьгә кадәр табиблар барлыгы 8112 чакыру үтәделәр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче ноябрь). Узган атна эчендә, 4-нче ноябрьдән 10-нчы ноябрьгә кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 8112 чакыру үтәде, шул исәптән 1159 чакыру - җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакырулар, 6643, төрле авырулар буенча башкарылды. Алар арасында 196 чакыруга баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары, ә 63 чыгуга – көчле миокард инфарктлары сәбәп булды. Бала табуга табиблар 65 тапкыр чыктылар.
Бәхетсезлек очракларына табибларны 744 тапкыр чакырдылар, шуларның 47-се юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килде. Аварияләрдә 46 кеше зыян күрде, хастаханәләргә 27 зыян күрүче озатылды, бер кеше һәлак булды. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм 15 чакыруны янгын урыннарга үтәде, аларда 16 кеше зыян күрде, дип хәбәр иттеләр «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесендә.