Барлыгы 18-нче гыйнвардан 24-нче гыйнварга кадәр табиблар 7,2 меңгә якын чакыру үтәгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче гыйнвар). Узган атнада, 18-24 гыйнварда, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 7184 чакыру үтәде, шул исәптән 972 чакыру җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакырулар, 6394, төрле авырулар сәбәпле башкарылган. Шулардан 171 урынга чыгуга баш миенең кан әйләнеше бозылуы сәбәп булган, ә 45 чыгуга – кискен миокард инфарктлары. Бала табу очракларына табиблар 61 тапкыр чыккан.
Бәхетсезлек очракларына медикларны 729 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 33 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килгән. Һәлакәтләрдә 28 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 16 зыян күрүчене китергәннәр. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм 16 чакыруны янгын булган урыннарга үтәде, аларда 3 кеше зыян күрде, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.