2-нче сентябрьдән 8-нче сентябрьгә кадәр табиблар 7256 чакыру буенча хезмәт күрсәткән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь). 2-нче сентябрьдән 8-нче сентябрьгә кадәр табиблар 7256 чакыру буенча хезмәт күрсәткән, шуларның 1368 очрагы – җәмәгать урыннарына.
Чакыруларның күпчелеге, 5588, төрле авырулар сәбәпле булган. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 43 очрак һәм баш миендә кан әйләнеше бозылу буенча 159 очрак теркәлгән. Бала табу очракларына табиблар 60 тапкыр чыккан.
946 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле, шуларның 45-е юл-транспорт һәлакәте булган урыннардан килгән, аларда 42 кеше зыян күргән, 21 кеше хастаханәгә озатылган. Янгын очракларына табиблар 13 тапкыр чакыртылган, биредә 2 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә «Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.