Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 5225 казанлы мөрәҗәгать иткән.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 5225 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 55 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 177 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 58 чакыру килгән.
975 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 43 тапкыр чакыртылганнар, аларда 42 кеше зыян күргән, 22 кеше хастаханәгә озатылган. Янгын очракларына табиблар 18 тапкыр чакыртылган, аларда 1 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә «Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.