Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.01.2022, 12:20

Узган атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 7,7 мең чакыру килгән

Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 31 тапкыр чакыртылганнар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар). Узган атнада, 10-нчы гыйнвардан 16-нчы гыйнварга кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәменә 7746 чакыру килгән, шул исәптән 973 чакыру җәмәгать урыннарына башкарылган.

Иң күп чакыру, 7065, төрле авырулар уңаеннан башкарылган. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 66 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 144 очрак теркәлгән.  Бала табу очракларына табиблар 58 тапкыр барганнар.

623 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 31 тапкыр чакыртылганнар. Аларда 27 кеше зыян күргән, 12 зыян күрүчене дәвалау учреждениеләренә озатканнар, бер кеше үлгән. Янгын очракларына табиблар 12 тапкыр чакыртылган, аларда бер кеше зыян күргән, һәм бер кеше һәлак булган, дип хәбәр итә «Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.

Алдагы атна белән чагыштырганда, ашыгыч ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итүчеләр 695кә кимегән (төрле авырулар, бәхетсезлек очраклары һәм бала табуга чакырулар азайган). Шулай ук янгын очракларына чакырулар кимегән, әмма юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга һәм җәмәгать урыннарына чакырулар арткан.
Барлык яңалыклар