28-нче декабрьдән 3-нче гыйнварга кадәр табиблар 64 тапкыр бала табу очракларына чыккан.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче гыйнвар). Узган атнада, 28-нче декабрьдән 3-нче гыйнварга кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 7997 чакыру үтәгән, шул исәптән 1021 чакыру җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакыру, 7075, төрле авырулар буенча башкарылган. Алардан 161 урынга чыгуга баш миенең кан әйләнеше бозылулары, ә 43 чыгуга – көчле миокард инфарктлары сәбәп булган. Бала табу очракларына табиблар 64 тапкыр чыккан.
Бәхетсезлек очракларына медикларны 858 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 32 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыныннан килгән. Һәлакәтләрдә 21 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 11 зыян күрүчене китергәннәр. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм 20 чакыруны янгын урыннарына үтәгән, аларда бер кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.