В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәхетсезлек очракларына табибларны 734 тапкыр чакыртканнар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы март). Узган атнада, 23 - 29-нчы мартта, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 7295 чакыру үтәде, шул исәптән 970 чакыру - җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакырулар, 5824, төрле авырулар буенча башкарылган. Алардан 154 чыгуга баш миенең кан әйләнеше бозылуы, ә 52 чакыруга кискен миокард инфарктлары сәбәп булган. Бала табу очракларына табиблар 67 тапкыр чыкканнар.
Бәхетсезлек очракларына табибларны 734 тапкыр чакыртканнар, шуларның 34-е юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килгән. Аварияләрдә 23 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 12 зыян күрүчене китергәннәр, 2 кеше һәлак булган. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм 15 чакыруны янгын урыннарына үтәгән, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау оешмасында.