В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәхетсезлек очракларына табибларны 594 тапкыр чакыртканнар.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче гыйнвар). Узган атна эчендә, 17 нче гыйнвардан 23 нче гыйнварга кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 8355 чакыру үтәгән, шул исәптән 1000 чакыру – җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакырулар саны, 7702, төрле авырулар сәбәпле башкарылган. Шулардан 150 урынга баш мие кан әйләнешенең кискен бозылулары сәбәп булган, ә 47 урынга – көчле миокард инфарктлары. Бала табу очракларына табиблар 59 тапкыр чыккан.
Бәхетсезлек очракларына табибларны 594 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 47 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килгән. Һәлакәтләрдә 42 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 23 зыян күрүчене китергәннәр, ике кеше һәлак булган. Янгын очракларына табиблар 13 тапкыр чакыртылган, аларда зыян күрүчеләр булмаган, дип хәбәр итә «Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.
Алдагы атна белән чагыштырганда, үтәлгән чакырулар саны 609 тапкырга арткан (авырулар һәм бала табу буенча, янгын һәм юл-транспорт һәлакәтләре урыннарына мөрәҗәгатьләр күбрәк булган).