Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.01.2022, 11:09

Бер атна эчендә Казанның ашыгыч медицина ярдәме хезмәте 8355 чакыру үтәгән

Бәхетсезлек очракларына табибларны 594 тапкыр чакыртканнар.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче гыйнвар). Узган атна эчендә, 17 нче гыйнвардан 23 нче гыйнварга кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 8355 чакыру үтәгән, шул исәптән 1000 чакыру – җәмәгать урыннарына.

Иң күп чакырулар саны, 7702, төрле авырулар сәбәпле башкарылган. Шулардан 150 урынга  баш мие кан әйләнешенең кискен бозылулары сәбәп булган, ә 47 урынга – көчле миокард инфарктлары. Бала табу очракларына табиблар 59 тапкыр чыккан.

Бәхетсезлек очракларына табибларны 594 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 47 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килгән. Һәлакәтләрдә 42 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 23 зыян күрүчене китергәннәр, ике кеше һәлак булган. Янгын очракларына табиблар 13 тапкыр чакыртылган, аларда зыян күрүчеләр булмаган, дип хәбәр итә «Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.

Алдагы атна белән чагыштырганда, үтәлгән чакырулар саны 609 тапкырга арткан (авырулар һәм бала табу буенча, янгын һәм юл-транспорт һәлакәтләре урыннарына мөрәҗәгатьләр күбрәк булган).

Барлык яңалыклар