Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.06.2018, 14:44

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 7200 чакыру килгән

Медикларны 86 тапкыр бала табу очракларына, 17 тапкыр ягыннарга, 40 тапкыр юл-транспорт һәлакәтләренә чакырганнар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь). 11-нчы июньнән 17-нче июньгә кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 7200 чакыру килгән, 1445 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.

Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 5639 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 52 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 188 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 86 чакыру килгән.

1021 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 40 тапкыр чакыртылганнар, аларда 43 кеше зыян күргән, 25 кеше хастаханәгә озатылган, бер кеше үлгән. Янгын очракларына табиблар 17 тапкыр чакыртылган, аларда бер кеше дә зыян күрмәгән.

Узган атна белән чагыштырганда, чакыртулар саны 136-га арткан. Бу авыруларга һәм бәхетсезлек очракларына чакыртулар саны арту белән бәйле. Юл-транспорт һәлакәтләре саны (2-гә), янгыннар саны (1-гә), миокард инфаркты (13-гә), бала табу очраклары (9-га), мидәге кан әйләнеше бозылу (11-гә) саннары кимегән. Җәмәгать урыннарына чакыртулар саны 68-гә арткан, дип хәбәр итә “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе

Барлык яңалыклар