В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган атна белән чагыштырганда, чакырулар саны 46-га кимегән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче декабрь). 10-нчы декабрьдән 16-нчы декабрьгә кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 7931 чакыру килгән, аларның 1151 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 6299 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 66 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 162 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 69 чакыру килгән.
905 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 58 тапкыр чакыртылганнар, аларда 51 кеше зыян күргән, 26 кеше хастаханәгә озатылган, 1 кеше үлгән. Янгын очракларына табиблар 13 тапкыр чакыртылган, биредә 7 кеше зыян күргән, 4 кеше үлгән.
Узган атна белән чагыштырганда, чакырулар саны 46-га кимегән. Мидәге кан әйләнеше бозылу очракларына чакырулар саны 18-гә кимегән, янгыннар белән бәйле чакырулар – 9-га, юл-транспорт һәлакәтләренә һәм миокард инфаркты буенча чакырулар – 8-гә, бала табу очракларына – 1-гә. Шул ук вакытта җәмәгать урыннарына чакырулар саны 182-гә кимегән, дип хәбәр итә “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.