14-20 нче мартта табибларны 66846 тапкыр чакыртканнар.
Фото: Денис Гордийко
Иң күп чакыру, 5992, төрле авырулар уңаеннан башкарылган. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 36 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 109 очрак теркәлгән. Бала табу очракларына табиблар 79 тапкыр барганнар.
775 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 19 тапкыр чакыртылганнар. Аларда 23 кеше зыян күргән, 11 зыян күрүчене дәвалау учреждениеләренә озатканнар. Янгын очракларына табиблар 15 тапкыр чакыртылган, аларда бер кеше зыян күргән, дип хәбәр итә «Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.
Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 78 гә арткан (төрле авырулар һәм бәхетсезлек очраклары исәбенә).