В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гражданнарны шәхсән кабул итү 3-нче апрельгә кадәр туктатылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы март, Ксения Швецова). Узган атнада Казан Башкарма комитеты бүлекчәләре шәһәрдә яшәүчеләр өчен читтән торып 5 мең 335 консультация уздырдылар. Барыннан да ешрак шәһәр халкы сораулар белән телефоннан мөрәҗәгать иткән, шулай ук аларның электрон почта, скайп һәм социаль челтәр аша белгечләр белән элемтәгә керү мөмкинлеге бар, дип хәбәр итте бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин.
Катлаулы санитар-эпидемиологик вәзгыять уңаеннан гражданнарны шәхси кабул итү 30-нчы марттан 3-нче апрельгә кадәр туктатылды. Шәһәр халкына кеше яши торган урыннарга, шул исәптән дәүләт учреждениеләренә йөрүдән тыелырга тәкъдим ителә, дип искәртте Е.Варакин.
Аның сүзләренә караганда, узган атнада электрон почта аша 378, телефон аша - 4 мең 731 консультация уздырылган. Моннан тыш, Skype аша ике һәм социаль челтәрләр буенча 224 консультация узды.
Мөрәҗәгатьләрне электрон почта аша җибәрергә яки җирле үзидарә органнарының рәсми порталында Интернет-кабул итү бүлмәсендә калдырырга мөмкин. Шулай ук шәһәрлеләрнең Skype ярдәмендә консультация алу мөмкинлеге бар. Исегезгә төшерәбез, Skype ярдәмендә консультацияләр Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары, Вахитов һәм Идел буе районнары, Киров һәм Мәскәү районнары, Совет районы администрацияләрендә, «Иске шәһәр» префектурасында, Торак сәясәте идарәсендә ачылды.
«Муниципаль хезмәтләрне Татарстан башкаласында яшәүчеләр ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында яки тиешле мобиль кушымтада ала», - дип өстәде Е.Варакин.