Ашыгыч ярдәм хезмәте 7 меңнән артык чакыру үтәгән.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Иң күп чакырулар, 6806, төрле авырулар буенча башкарылган. Алардан 155 чыгуга баш миенең кан әйләнеше бозылуы сәбәп булган, ә 41 урынга – көчле миокард инфарктлары. Бала табу очракларына табиблар 70 тапкыр чыккан.
Бәхетсез очракларга медикларны 576 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 34 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килгән. Һәлакәтләрдә 33 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 19 зыян күрүчене китергәннәр, бер кеше һәлак булган. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм 21 чакыруны янгын урыннарына үтәде, аларда бер кеше зыян күрде, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесендә.