В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Табибларга барлыгы 7,4 мең чакыру килгән
Фото: Марат Мөгыйнов
Иң күп чакырулар (6535) табибларга төрле авырулар аркасында килгән. 98 чакыруның сәбәбе ми кан әйләнеше кискен бозылуы булган, ә 37 чакыруныкы – миокард инфаркты. Табиблар бала табу очракларына 70 тапкыр чыккан.
882 тапкыр ашыгыч ярдәмне бәхетсезлек очракларына чакырганнар. Юл-транспорт һәлакәтләреннән 36 шалтырату килгән. Аварияләрдә 36 кеше зыян күргән, шуларның 19 ы дәвалау учреждениеләренә китерелгән. Янгын очракларына медиклар 18 тапкыр чыккан, дүрт кеше зыян күргән һәм бер кеше һәлак булган.
Узган атна белән чагыштырганда, үтәлгән шалтыратулар саны 140 ка арткан – авырулар һәм бала табу белән бәйле мөрәҗәгатьләр күбрәк булган, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.