Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.06.2023, 10:20

Бер атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм бригадалары чакыруларга җиде меңнән артык тапкыр чыккан

Җәмәгать урыннарына 1,5 мең тапкыр барган

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче июнь). Узган атнада, 5 нче июньнән 11 нче июньгә кадәр, Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте 7097 чакыру үтәгән, шул исәптән 1502 чакыруны – җәмәгать урыннарына.

Иң күп тапкыр (6090) табиблар төрле авырулар аркасында чыккан. 88 чыгуның сәбәбе баш мие кан әйләнеше кискен бозылу булган, ә 29 ының – миокард инфаркты. Табиблар бала табуларга 77 тапкыр барган.

Бәхетсезлек очракларында ашыгыч ярдәм бригадалары 930 тапкыр кирәк булган. Юл-транспорт һәлакәтләре урыннарыннан 41 шалтырату килгән, аварияләрдә 37 кеше зыян күргән, шуларның 21 е дәвалау учреждениеләренә китерелгән. Ике кеше һәлак булган. Янгынга медиклар 21 тапкыр чыккан, зыян күрүчеләр юк.

Узган атна белән чагыштырганда, үтәлгән шалтыратулар саны 89 га кимегән, чөнки авырулар һәм бала табу буенча чыгулар азрак булган, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.

Барлык яңалыклар