В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җәмәгать урыннарына 1,4 мең чакыру башкарылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы май). Узган атнада, 1 нче майдан 7 нче майга кадәр, ашыгыч ярдәм хезмәте 7328 чакыру башкарган, шул исәптән 1422 се – җәмәгать урыннарына, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.
Иң күп тапкыр (6429) табиблар төрле авырулар аркасында чыккан. 98 баруның сәбәбе баш мие кан әйләнеше кискен бозылу булган, ә 45 енең – миокард инфаркты. Бала табу очракларына табиблар 63 тапкыр барган.
Бәхетсезлек очракларына 836 тапкыр ашыгыч ярдәм бригадасы кирәк булган, ә юл-транспорт һәлакәтләре урыннарыннан 38 шалтырату килгән. Аварияләрдә 46 кеше зыян күрә, шуларның 27 се дәвалау учреждениеләренә китерелгән. Янгын урыннарына табиблар 7 тапкыр барган, зыян күрүчеләр булмаган.
Узган атна белән чагыштырганда, авырулар, бәхетсезлек очраклары һәм бала табу очраклары хисабына башкарылган шалтыратулар саны 190 га кимегән.