В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл-транспорт һәлакәтләре һәм бала табу белән бәйле мөрәҗәгатьләр саны арткан
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы май). Узган атнада, 22 нче майдан 28 нче майга кадәр, Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте 7498 чакыру башкарган, шул исәптән 1664 чакыруны – җәмәгать урыннарына.
Иң күп тапкыр (6327) табиблар төрле авырулар сәбәпле чыккан. 101 чыгуның сәбәбе баш мие кан әйләнеше кискен бозылу булган, ә 46 сының – миокард инфаркты. Табиблар бала табу очракларына 98 тапкыр барган.
1073 тапкыр ашыгыч ярдәмне бәхетсезлек очракларына чакырганнар. Юл-транспорт һәлакәтләреннән 51 шалтырату килгән. Аварияләрдә 48 кеше зыян күргән, шуларның 24 е дәвалау учреждениеләренә китерелгән, биш кеше һәлак булган. Янгын урыннарына медиклар 14 тапкыр чыккан, бер зыян күрүче бар.
Узган атна белән чагыштырганда, үтәлгән шалтыратулар саны 11 гә артты – юл-транспорт һәлакәтләре һәм бала табу белән бәйле мөрәҗәгатьләр саны күбәйде, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.