Иң сирәк кушылган балалар исемнәре - Киана, Севара, Полианна, Хәнифә, Севастьян, Розалина, Лина, Лионель, Рамзан, Сөмәя.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче гыйнвар). Узган атнада, 20-26-нчы гыйнвар көннәрендә, Казан шәһәре Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 400-нче сабый тууы теркәлде: 207 малай һәм 193 кыз.
Иң яшь әнигә - 18, иң яшь әтигә - 20 яшь. Иң өлкән әнигә – 45, иң өлкән әтигә 46 яшь. Туганда баланың минималь авырлыгы 900 грамм, ә максималь авырлыгы – 5020 грамм.
Бу атнада балалар исемнәре арасында иң популярлары түбәндәгеләр булды: Азамат, Алисә, Полина, Әмир, Роман, Макар, Ясминә, Әминә, Ралина, Артур, Камил. Ата-аналар үз сабыйларын атаган иң сирәк исемнәр: Киана, Севара, Полианна, Хәнифә, Севастьян, Розалина, Лина, Лионель, Рамзан, Сөмәя.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 128 пар үз никахларын теркәде, дип хәбәр итә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.