В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң яшь кияү белән кәләшкә 19 һәм 18 яшь булса, иң олыларына – 67 һәм 87 яшь.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче октябрь). Узган атнада, 27-нче сентябрьдән 3-нче октябрьгә кадәр, шәһәрнең ГХАТ бүлекләрендә 310 сабый (159 ир бала һәм 151 кыз бала) тууы теркәлгән. Иң яшь анага – 19, иң олы яшьтәгесенә - 43.
Бу атнада әти-әниләр балаларына Марк, Тимур, Ева, Әминә исемнәрен яратып кушканнар. Нәни казанлыларга бу атнада кушылган иң сирәк исемнәр – Теона, Симона, Лев, Леонид, Зоя, Ариадна, Дилүс, Сара, Сөмбел.
Шушы вакыт аралыгында Казанның ГХАТ бүлекләрендә 264 пар язылышкан, дип хәбәр итә Казанның ГХАТ идарәсе. Иң яшь кияү белән кәләшкә 19 һәм 18 яшь булса, иң олыларына – 67 һәм 87 яшь.