В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң өлкән кияүгә 88 яшь.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче октябрь). Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 451 бала (232 малай һәм 219 кыз) тууы теркәлгән.
Казанның иң яшь анасына 19 яшь булса, иң өлкәненә – 43. Иң яшь әтигә 21 яшь булса, иң өлкәненә – 51. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 500 һәм 4810 грамм.
Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Камилә, Даниил, Алисә, Егор, Кәрим, Әмир, София, Ралинә. Сирәк кушылган исемнәр: Сәлим, Афина, Изабелла, Злата, Язилә, Богдана, Ильяр, Айдан.
Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 170 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә 19 һәм 18 яшь булса, иң өлкәннәренә – 88 һәм 66 яшь, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.