В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрдә бу вакытта 396 бала туган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче сентябрь). Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 396 бала (209 малай һәм 187 кыз) тууы теркәлгән.
Казанның иң яшь анасына 17 яшь булса, иң өлкәненә – 43. Иң яшь әтигә 20 яшь булса, иң өлкәненә – 49. Туган вакытта бала авырлыгының минималь һәм максималь күрсәткечләре - 510 һәм 4580 грамм.
Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Самир, Камил, Тимур, Мәдинә, Кәрим, Егор, Мион, Кира, Арслан, Мәликә, Тимофей. Сирәк кушылган исемнәр: Оливия, Эстель, Милада, Каталина, Рәсул, Таһир, Дариан, Дея, Лионель, Музаяна, Стефан, Данила, Теона, Мила.
Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 375 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә 19 һәм 18 яшь булса, иң өлкәннәренә – 62 һәм 55 яшь, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.