В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
13 нче июньнән 19 нчы июньгә кадәр медицина бригадалары 7184 чакыру үтәгән.
Фото: Денис Гордийко
Бәхетсезлек очракларына табиблар 1151 тапкыр барган. Юл-транспорт һәлакәте урыннарына ашыгыч ярдәмне 47 тапкыр чакыртканнар. Аварияләрдә 50 кеше зыян күргән, шуларның 31 ен табиблар дәвалау оешмаларына алып киткән. Моннан тыш, янгын урыннарына 20 тапкыр барганнар, аларда 5 кеше зыян күргән.
Иң күп чакырулар саны (5958) төрле авырулар буенча башкарылган. 123 кешедә баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы күзәтелгән, ә 35 кешедә көчле миокард инфарктлары булган. Бала табуга бригада 75 тапкыр чыкты, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.