Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.03.2019, 11:27

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 8 меңнән артык чакыру килгән

Бала табу очракларына медиклар 62 тапкыр чакыртылган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче март). 11-17 мартта Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 8020 чакыру килгән, 1185 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.

Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 6398 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 61 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 203 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 62 чакыру килгән.

919 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 31 тапкыр чакыртылганнар, аларда 34 кеше зыян күргән, 24 кеше хастаханәгә озатылган. Янгын очракларына табиблар 21 тапкыр чакыртылган, биредә 3 кеше зыян күргән.

Узган атна белән чагыштырганда, медикларны чакырулар саны 55-кә аткан. Түбәндәге очракларга чакырулар саны арткан: янгыннарга – 12-гә, миокард инфарктына – 12-гә, мидәге кан әйләнеше очракларына – 15-кә. Түбәндәге очракларга чакырулар саны кимегән: юл-транспорт һәлакәтенә – 4-кә, бала табу очракларына – 17-гә. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 25-кә арткан, дип хәбәр итә “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.

Барлык яңалыклар