1083 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы август). 12-нче августтан 18-нче августка кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 7141 чакыру килгән, 1653 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 5403 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 44 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 188 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 64 чакыру килгән.
1083 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 58 тапкыр чакыртылганнар, аларда 55 кеше зыян күргән, 31 кеше хастаханәгә озатылган, берсе үлгән. Янгын очракларына табиблар 23 тапкыр чакыртылган, аларда 6 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә «Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.