В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бала табу очракларына табиблар 77 тапкыр чыктылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июль). Узган атнада, 22-нче июльдән башлап 28-нче июльгә кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 6873 чакыру үтәде, шул исәптән 1366 чакыру - җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакырулар, 5181, төрле авырулар буенча башкарылды. Шуларның 150-сенә баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары, ә 47 чакыруга көчле миокард инфарктлары сәбәп булды. Бала табу очракларына табиблар 77 тапкыр чыктылар.
Бәхетсезлек очракларына табибларны 997 тапкыр чакырттылар, шулардан 53 шалтырату юл-транспорт һәлакәтләре урыннарыннан килде. Аварияләрдә 57 кеше зыян күрде, хастаханәләргә 30 зыян күрүче озатылды, бер кеше һәлак булды. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм 11 чакыруны янгын булган урыннарга үтәде, аларда беркем дә зыян күрмәде, дип хәбәр иттеләр «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.
Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 153-кә кимеде (авырулар һәм бәхетсезлек очраклары исәбенә). Түбәндәге сәбәпләр буенча мөрәҗәгатьләр саны кимеде: юл-транспорт һәлакәте - 15-кә, янгыннар - 6-га. Түбәндәге сәбәпләр буенча мөрәҗәгатьләр саны артты: көчле миокард инфарктлары - 5-кә, инсультлар - 1-гә, бала табулар - 2-гә. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 230-га кимеде.