В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бала табу очракларына табиблар 73 тапкыр чыктылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июль). Узган атна эчендә, 24-нче июньнән 30-нчы июньгә кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 6829 чакыру үтәде, шул исәптән 1322 чакыру – җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакырулар, 5248, төрле авырулар буенча башкарылды. Алардан 188-енә баш мие кан әйләнешенең кискен бозылулары, ә 57 чыгышка – көчле миокард инфарктлары сәбәп булды. Бала табу очракларына табиблар 73 тапкыр чыктылар.
Табиблар бәхетсезлек очракларына бәйле 918 шалтырату алды, шуларның 50-се юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килде. Аварияләрдә 52 кеше зыян күрде, хастаханәләргә 32 зыян күрүчене китерделәр, бер кеше вафат булды. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм 17 чакыруны янгын булган урыннарга үтәде, аларда беркем дә зыян күрмәде, дип хәбәр иттеләр «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау оешмасында.