В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
31 декабрдән 6 гыйнварга кадәрге атнада барлыгы 8760 чакыру булган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче гыйнвар). 31-нче декабрьдән 6-нчы гыйнварга кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 8760 чакыру килгән, аларның 1119 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 7344 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 75 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 172 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 72 чакыру килгән.
972 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 38 тапкыр чакыртылганнар, аларда 16 кеше хастаханәгә озатылган. Янгын очракларына табиблар 13 тапкыр чакыртылган, биредә 2 кеше зыян күргән.
Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 1005-кә арткан. Юл-транспорт һәлакәтләре белән бәйле чакырулар саны 13-кә кимегән, янгыннарга – 13-кә, мидәге кан әйләнеше бозылу очракларына – 3-кә. Бала табы очракларына чакырулар саны 9-га арткан, миокард инфарктына – 16-га. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 211-гә кимегән, дип хәбәр итә “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.