В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
1060 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче февраль). 27-нче гыйнвардан 2-нче февральгә кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 8579 чакыру килгән, 1060 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 7138 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 59 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 173 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 58 чакыру килгән.
708 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 46 тапкыр чакыртылганнар, аларда 44 кеше зыян күргән, 24 кеше хастаханәгә озатылган, ике кеше үлгән. Янгын очракларына табиблар 10 тапкыр чакыртылган, аларда бер кеше зыян күргән, дип хәбәр итә «Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.