Кичә ТР башкаласында 109 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның икесе – зыян күрүчеләр белән. Юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан ике кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды.
Мәсәлән, Юлиус Фучик урамындагы 150 нче йорт (3 корпус) каршында 58 яшьлек машина йөртүче куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм җәяүлене бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 87 яшьлек хатын-кызны төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатканнар.
Үткән тәүлектә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 459 машина йөртүче һәм 131 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. Куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен 82 кеше игътибарсыз калдырган, 68 автомобильче җәяүлеләргә юл бирмәгән, тагын җидесе исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен тоткарланган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча Дәүләт автоинспекциясендә.