Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.11.2024, 12:23

Узган тәүлектә шәһәрдә 181 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

392 машина йөртүче һәм 40 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган

Кичә ТР башкаласында 181 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның дүртесе – зыян күрүчеләр белән. Дүрт кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Чәршәмбе көнне иртән Матюшино тракты буенча Мирный бистәсе юнәлешендә барганда, 27 яшьлек машина йөртүче тизлеген арттырып агачка килеп кергән. Нәтиҗәдә автомобильнең 37 яшьлек пассажиры зыян күргән. Аңа хастаханәдә ярдәм күрсәткәннәр, шуннан соң өенә озатканнар.

Шул ук көнне тагын өч юл-транспорт һәлакәте була – машина йөртүчеләр юл бирмиләр һәм җәяүлеләрне бәрдерәләр. Өч өлкән яшьтәге – 53, 70 һәм 76 яшьлек хатын-кыз зыян күргән. Алар төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтелгән; хастаханәдә калу кирәк булмаган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, үткән тәүлектә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 392 машина йөртүче һәм 40 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. 49 кеше куркынычсызлык каешын санга сукмаган, 19 транспорт чарасы хуҗасы җәяүлеләрне үткәрмәгән. Исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен җиде машина йөртүче тоткарланган.
Барлык яңалыклар