В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда COVID-19 авыруы тагы 266 кешедә расланган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
3 нче апрельгә Татарстанда COVID-19 авыруының 138 мең 52 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 130 мең 134 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 350 се – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 16 мең 828 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 17 млн 896 мең 866 очрак ачыкланган, 16 млн 965 мең 27 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Пунктларның адреслары һәм эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.