Татарстанда COVID-19 авыруы тагы 254 кешедә расланган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче апрель). Татарстанда COVID-19 авыруының 254 яңа очрагы теркәлгән, шул исәптән 74 очрак – Казанда. 24 кеше хастаханәгә озатылган. Инфекция шулай ук 22 балада расланган.
11 нче апрельгә Татарстанда COVID-19 авыруының 140 мең 119 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 133 мең 539 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 264 е – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Пандемия башланганнан бирле 1914 кеше үлгән, шул исәптән 5 се – узган тәүлектә.
Республикада барлыгы 2 млн 508 мең 996 кеше вакцина ясаткан (тәүлек эчендәге үсеш – 931 кеше), шулардан 1 млн 926 мең 123 кеше икенче прививка алган. Кабат вакцинацияне 288 мең 845 кеше узган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 11 мең 855 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 18 млн 7 мең 915 очрак ачыкланган, 17 млн 239 мең 857 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Пунктларның адреслары һәм эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.