В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген көндез Казан урамнарын 426 юл эшчесе һәм 242 махсус техника берәмлеге җыештырачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче март). Узган тәүлек эчендә юл хуҗалыгы хезмәтләре Казан урамнарыннан 2940 тонна кар чыгарганнар. Казан урамнарын җыештыруга 501 юл эшчесе һәм 441 махсус техника берәмлеге, шул исәптән 141 катнаш юл машинасы, 6 кар төягеч, 91 трактор щеткасы, 13 грейдер, 58 фронталь төягеч, 43 "Барсик" мини-төягече, 80 үзбушаткыч һәм башка төр техника җәлеп ителгән.
Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 71 тонна бозлавыкка каршы матдә кулланылган.
Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 426 юл эшчесе һәм 242 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Кар юлларның түбәндәге өлешләреннән чыгарылачак: Айдаров, Бауман, Гагарин, Сәет-Галиев, Девятаев, Карбышев, Кояшлы, Ленинград, Магистраль, Мамадыш тракты, Мариуполь, Межлаук, Начальная, Яңа Азино, Яңа Дәүләки, Павлов, Петербург, Правда, Татарстан, Ташаяк, Тинчурин, Тихорецк, Тукай, Сибгат Хәким, Чернышевский, Чуйков, Ямашев, Ямская һ.б.