Көндез урамнарны 474 юл эшчесе һәм 307 махсус техника берәмлеге җыештырачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче февраль). Узган тәүлек эчендә юл хуҗалыгы хезмәтләре Казан урамнарыннан 10400 тонна кар чыгарганнар. Казан урамнарын җыештыруга 559 юл эшчесе һәм 651 махсус техника берәмлеге, шул исәптән 161 катнаш юл машинасы, 18 кар төягеч, 115 трактор щеткасы, 22 грейдер, 77 фронталь төягеч, 52 "Барсик" мини-төягече, 186 үзбушаткыч һәм башка төр техника җәлеп ителгән.
Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 535 тонна бозлавыкка каршы матдә, шул исәптән 177 тонна реагент һәм 358 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 474 юл эшчесе һәм 307 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Кар юлларның түбәндәге өлешләреннән чыгарылачак: Айдаров, Бауман, Батыршин, Бигичев, Борисково, Волгоград, Декабристлар, Железнодорожник, Зәкиев, Рихард Зорге, Копылов, Кремль, Коләхмәтов, Курчатов, Петербург, Сара Садыйкова, Стадион, Тополевая, Фрунзе, Юлиус Фучик, Чапаев, Челюскин, Чуйков, Ямашев проспекты, Мамадыш тракты һ.б.