Көндез шәһәр урамнарында 607 юл хезмәте эшчесе һәм 290 берәмлек махсус техника катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче гыйнвар). Узган тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 5 мең 303 тонна кар чыгарылган. Шәһәр урамнарында кар көрәүдә 653 юл хезмәте эшчесе һәм 581 махсус техника берәмлеге катнашкан. Алар арасында – 100 катнаш юл машинасы, 70 "Бошунг” катнаш юл машинасы, 15 кар төягеч, 127 щеткалы трактор, 29 грейдер, 62 фронталь төягеч, 48 "Барсик" минитөягече, 114 үзбушаткыч һ.б.
Тәүлек эчендә Татарстан башкаласы юлларына 607 тонна бозлавыкка каршы катнашма, шул исәптән 5 тонна реагент һәм 746 тонна ком-тоз катнашмасы сибелгән.
Бүген, районнар администрацияләре мәгълүматлары буенча, Казан урамнарында 601 юл хезмәте эшчесе һәм 290 берәмлек махсус техника катнашачак.
Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан барлыгы 268 мең тонна кар чыгарылган, дип хәбәр итә Башкарма комитетның Тышкы төзекләндерү комитеты.