Казан юлларында тәүлек эчендә 634 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы гыйнвар). Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 5 мең тоннадан артык кар чыгарылган. Шәһәрне җыештыруга 505 юл эшчесе һәм 631 махсус техника җәлеп ителде, шул исәптән 151 катнаш юл машинасы, 17 кар төягеч, 149 трактор щеткасы, 19 грейдер, 85 фронталь төягеч, 53 «Барсик» кече төягече, 145 үзбушаткыч һәм башка төр техника.
Казан юлларында тәүлек эчендә 634 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган.
Бүген көндез урамнарны җыештырырга 459 юл эшчесе һәм 298 махсус техника берәмлеге чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Карны түбәндәге урамнарның участокларыннан чыгарачаклар: 8 Март, Аграр, Айдаров, Батурин, Бауман, Беломорск, Большая Красная, Кол Гали, Академик Губкин, Давыдов, Дружба, Николай Ершов, Журналистлар, Заречная, Заря, Ипподром, Кадыш, Галиәсгар Камал, Академик Кирпичников, Копылов, Космонавтлар, Кремль, Лесгафт, Литвинов, Мәрҗани, Мариуполь, Меридиан, Павлюхин, Песочная, Петербург, Пионер, Пригородная, Попов, Рабочая Молодежь, Ударная, Фәткуллин, Фучик, Сибгат Хәким, Чернышевский, Чистай, Чуйков, шулай ук Мамадыш, Оренбург һәм Себер трактларыннан, Әмирхан һәм Ибраһимов проспектларыннан, Ирек мәйданыннан һәм башка урыннардан.